Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан вафат булган кешеләрне искә алу кабул ителә, 2020 елда аны 17 майда үткәрәләр.
Мондый истәлекле көннең кирәклеге хәзер дә актуаль, чөнки йоктыручылар һәм зарарланучылар саны ел саен арта бара. Бу көннең төп бурычы-ВИЧ-йогышы һәм Спид проблемасына игътибар җәлеп итү, бу авыру турында һәркемгә дөрес һәм тулы мәгълүмат җиткерү, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итү.
Бу көнгә район үзәк китапханәсе «СПИД турында дөрес " дигән виртуаль күргәзмә әзерләде. Күргәзмәдә авыруның тарихы, вирусны тапшыру юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау турында сөйләүче төрле брошюралар, китаплар, мәкаләләр тәкъдим ителгән.