Район башлыгы агымдагы атнада куелган төп бурычларга йомгак ясады

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген, 15 нче майда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов агымдагы атнада куелган төп бурычларга йомгак ясады.
Бу атнада гомуми кулланылыштагы урыннардагы дезинфекция чаралары белән эшкәртү өчен эшче бригада җәлеп ителде. 13 май көнне Югары Ослан авыл җирлеге урамнарында эшчеләр бригадасы түбән температуралы махсус катнашмалар сиптерде. Дезинфекция махсус костюмнар кигән кешеләр тарафыннан үткәрелде, алар химик матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен үтәделәр.
Балаларны кабул итү өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен әзерләү бу атнаның дүшәмбесендә башланды. Балалар бакчалары биналарын һәм территорияләрен санитар эшкәртү үткәрелде. Азык-төлек продуктлары кайтарылды. 
Бу атнада МБОУ «Югары Ослан гимназиясе» объектында подрядчы оешма бизәкләү эшләрен һәм бинаның фасадын ремонтлау һәм җылыту системасын монтажлау эшләрен башкарды. Калган ремонт эшләрен, түбәне ремонтлаудан тыш, 25 майга тәмамлау планлаштырыла. Түбәне ремонтлау һава шартларына һәм БДИ тапшыру срокларына бәйле рәвештә башкарылачак.
Узган атнада Югары Ослан, Вахитов, Ямбулат һәм Октябрь авыл җирлекләрендә 9 санкциясез чүплек юк ителгән. Һава шартларын исәпкә алып, бу эш дәвам итәчәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International