Бүген Патрикеево авылында яшәүче Болонин Николай Степанович үзенең туган көнен – 90 яшьлеген билгеләп үтә.
Бу истәлекле көнне, аны юбилее белән котларга Карахуҗа авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын тапшырды. Николай Степановичка 100 яшьлек юбилеена кадәр яшәүләрен теләде. Туганнары һәм якыннары аның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәсен. Чөнки ул моңа лаек! Бу буын төрле эшләргә алынган, ә хезмәт җиңелләрдән түгел. Алар чәчтеләр, сөрделәр, терлек көттеләр һәм ашлык суктырдылар. Алар гаиләләрен, сугышчыларны, эшчеләр һәм станокларны туендыру өчен эшләделәр. Ныклы сәламәтлек, Николай Степанович, озын гомер сезгә!