Бүген, 18 нче май көнне, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчеләр алдына киләсе атнада башкару өчен кайбер бурычлар куелды. Иң мөһимнәрен хәбәр итәбез:
1. Район торак пунктларыннан чүп-чарны вакытында чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтергә.
2. Санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча эшне дәвам итәргә.
3. Агымдагы елның 25 маена «Югары Ослан гимназиясе» объектында ремонт эшләренең барлык төрләрен төгәлләргә
4. Аграр өлкәдә чәчүлекләрне карау һәм терлек азыгы җыю техникасын әзерләү эшен көчәйтергә кирәк.
5. "Янәшәдә ярдәм!" акциясе кысаларында республикадан азык-төлек җыелмаларын кабул итүне һәм таратуны оештырырга.
Атна ахырында без сезне куелган бурычларны үтәүнең барышы белән таныштырачакбыз.