Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең "кайнар линиясе" буенча (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр тәнәфес;
- ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә 273-15-83 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00 дән 17.00 гә кадәр; Җомга: 10.00 дән 15.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр.
8 843 79 2-11-86 - Роспотребнадзорның Зеленодол территориаль бүлеге телефоны