Гади бүләкләр көне

2020 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген, Совет урамында, туган якны өйрәнү музее янында, ТР ның иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Гадибүләкләр көне» акциясе узды. Әлеге акцияне туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. "Кешеләргә шатлык бүләк итегез!” мәсәлән, бу гадәти булмаган көнне үтеп баручыларга «Җиңүнең 75 еллыгы» дигән блокноталар һәм ручкалар өләшенде.

- Бу акция безгә озак вакыт тукталырга, әйләнә - тирәбезгә яңача карарга, гадәти сүзләргә чын күңелдән сөенә белергә өйрәтте, - дип сөйли музей директоры Ирек Фәхретдинов. - Бәйрәмне үткәрү җиңел, иң мөһиме фантазияне күрсәтү! Бүләк-ул, барыннан да элек, игътибар билгесе, риясыз башкарыла торган игелекле эш. Үз адресыңа бик күп җылы сүзләр ишетү һәркемгә күңелле!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International