«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында хәзерге вакытта Печищи тракты урамы буенча 4,5,6 нчы номерлы, Татарстан урамындагы 3 нче номерлы, Чехов урамындагы 36 нчы номерлы йортларда яшәүчеләр белән төзекләндерү схемаларын килешү төгәлләнде.
Чехов урамы буенча урнашкан 26,42,44 номерлы йортлар буенча халык теләкләренә бәйле схемаларга төзәтмәләр кертелә. Якын көннәрдә Татарстан урамындагы 14 һәм 16 номерлы йортларны төзекләндерү схемаларын Килештерү планлаштырыла. Әлеге йортларның барысы да Югары Ослан авылында урнашкан.
Шеланга авылында урнашкан 4 күпфатирлы йорт буенча хәзер төзекләндерү схемаларын эшләү бара, проект эшләрен 30 майга кадәр тәмамлау планлаштырыла.