Бүген Югары Ослан муниципаль районының административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта ТР КоАП 3.6 ст.1 ө. буенча «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу» административ хокук бозулар турында эшләр каралды.
Югары Ослан, Борнаш, Куралово авыл җирлекләрендәге административ хокук бозулар турында эшләр каралды.