«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында җомга көнне, 22 май көнне, 17:00 сәгатьтә, район үзәгенең Татарстан урамы буенча 14 һәм 16 номерлы йортларда яшәүчеләр һәм Шеланга авылының төзүчеләр урамы буенча 14,16,18,20 номерлы йортларда яшәүчеләр белән әлеге ишегалларны төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, программаның төп максаты - җәяүлеләр өчен, балалар өчен төзекләндерелгән территорияне тәэмин итү. Шуңа күрә ишегалларында парковка урыннарын арттыру планлаштырылмый, программаның нигезендә керү юлларын ремонтлау һәм асфальт җәю, шулай ук балалар мәйданчыклары булдыруга басым ясала.