Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Республикадагы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете үткәрелмиячәк. Әмма Казанның Галиев мәчетеннән туры эфирда бәйрәм вәгазен тыңларга мөмкин булачак. Туры трансляция гает көнендә сәгать 6.30-да “ТНВ” телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтнең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның YouTube-каналында башланачак.
Аллаһы Тәгалә калебләребезгә ныклык һәм сабырлык бирсен, безне хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан сакласын. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!