Район башлыгы агымдагы атнада куелган төп бурычларга йомгак ясады

2020 елның 22 мае, җомга

Бүген, 22 нче майда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов агымдагы атнада куелган төп бурычларга йомгак ясады.

Подрядчы оешма каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгарды. Контейнер мәйданчыклары янында чүп-чар җыю эшләре башкарылды, әмма бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.

Узган атнада Югары Ослан, Куралово һәм Печище авыл җирлекләрендә 7 санкциясез чүплек юк ителгән. Һава шартларын исәпкә алып, бу эш дәвам итәчәк.

Югары Ослан гимназиясе объектында эшләр график буенча бара, планлаштырылган эшләр вакытында башкарылачак. Түбәне ремонтлау һава шартларына һәм БДИ тапшыру срокларына бәйле рәвештә башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International