Район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен контактсыз термометрлар хәйрия ярдәме сыйфатында тапшырылды.
Бүген Югары Осланның өч балалар бакчасына контактсыз термометрлар тапшырылачак, бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касыймов хәбәр итте.
- Көннең икенче яртысында Югары Осланның өч балалар бакчасы мөдиренә өч контактсыз термометр - "Каенкай", "Радуга" һәм "Солнышко"тапшыру планлаштырылган. Бу алыштыргысыз приборларны безгә, хәйрия ярдәме буларак, билгесез булып калырга теләгән ир-ат тапшырды.