Хөрмәтле мөселманнар, Югары Осланлылар!
Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме башлану белән котлыйм!
Безнең район мөселманнарының иҗтимагый һәм мәдәни тормышта актив катнашулары, төрле милләт һәм дин вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә яшьләрне тәрбияләүгә ярдәм итүе, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга кулдан килгәнчә өлеш кертүе куанычлы.
Бу бөек бәйрәмдә мин һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, игелек һәм иминлек керүен телим! Ураза бәйрәме барыбызны да рухи тынычлык һәм үз көчебезгә ышаныч белән бүләк итсен. Тормышыгыз Изге эшлер һем гамеллер белен сугарылсын. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов