Хөрмәтле Югары Осланлылар!
Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан ихлас котлауларымны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез!
Бу тарихи вакыйга татар халкы, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм икътисадның алга таба үсешенә хезмәт итте.
Безнең республикабызның, безнең районыбызның аерым горурлыгы — ул хуҗалык, зирәк кешеләр. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, югары гражданлык үзаңы — Татарстанның социаль һәм икътисади үсешенең төп нигезе әнә шул.
Татарстан Республикасына, аның барлык халкына, һәр югары осланлыларга чәчәк ату, иминлек һәм иң изге теләкләр телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов