Цифрлы икътисад

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Югары Ослан районы территориясендә «Таттелеком» ААҖ «санлы икътисад»милли проекты буенча планнарны уңышлы тормышка ашыра. Социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру программасы кысаларында 11 объектның 9ына җепсел-оптик кабель сузу буенча эшләр тәмамланган. Җиһазларны монтажлау эшләре башланды.

Олы Мәми һәм Ямбулат авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшендә Интернетка чыгуның яңа мөмкинлекләре оперативлыкны арттырачак. Олы Мәми, Иннополис, Коргуза, Куралово, Печище, Октябрь, Татар Борнашы, Шеланга, Ямбулат мәктәпләре укучылары һәм укытучылары яңа уку елы башлануга яхшы бүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International