Бүген, 28 майда, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты инициативасы белән, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданчыгында, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләр өчен «Zoom» программасын кулланып, «террорчылыкка каршы эшчәнлек» семинары узды.
Югары Ослан муниципаль районыннан тыңлаучыларга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Надежда Скареднова мөрәҗәгать итте.