Башкарма комитет һәм республика ведомстволарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем үз эшен дәвам итә. 26-28 май көннәрендә җаваплы хезмәткәрләр Югары Ослан, Суыксу, Крестниково авылларындагы сәүдә объектларына рейд ясадылар. Рейд кысаларында гражданнар тарафыннан шәхси саклану чараларын (битлек, перчаткалар) куллану өлешендә бозулар ачыкланмады.