Район кырларында эш тулы куәтенә бара

2020 елның 29 мае, җомга

Район кырларында техник һәм азык культуралары чәчү төгәлләнеп килә.

Бүгенге көндә көнбагыш чәчү 2012 гектарда башкарылды, план буенча 2272 га, силос өчен кукуруз 1896 гектарда чәчелде. Шул ук вакытта сидераль парларны чәчү бара. Барлык предприятиеләрдә һәм фермер хуҗалыкларында сиптергечләр эшкә кереште.

"Востокзернопродукт"  филиалы механизаторлары печән чабуга, сенаж салуга керештеләр.

Техник культуралар чәчүдә алдынгы механизаторларны бүләкләү дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International