Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап эшләүче 161 200 татарстанлы хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау белән мәшгуль. Аларның 82% ы кәгазь вариантны саклап калырга, ә 18% ы электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана.
2011 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак.
Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.