Бүген, 29 нчы майда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов агымдагы атнада куелган төп бурычларга йомгак ясады:
1. Башкарма комитет һәм республика ведомстволарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан Югары Ослан, Суыксу, Крестниково авылларында сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрелде.
2. Узган атнада Түбән Ослан, Яр буе Морквашы һәм Введенский Бистәсе авыл җирлекләрендә 5 санкцияләнмәгән чүплек юк ителде. Ачыкланган барлык чүплекләр дә бетерелгән. Яңаларын ачыклаганда бу эш дәвам итәчәк.
3. Бүгенге көндә район территориясендә барлык чәчү эшләре төгәлләнгән.