Федераль бюджет тарафыннан күрсәтелгән финанс ярдәмен, махсус шартларга ихтыяҗ зур булуын һәм акцияне озайту турындагы үтенеч белән аграрийларның күп санлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Росагролизинг вируска каршы тәкъдимнең гамәлдә булуын тагын 1 айга озайтты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу программа буенча татарстанлылардан агымдагы елның апреленнән башлап техника алу өчен 400 дән артык гариза килгән.
Әлеге чара республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм агымдагы икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру бурычы йөкләнгән Татарстан аграрийларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны министрлыкның АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-59 телефоны буенча яки сайтта алырга мөмкин www.rosagroleasing.ru к