Белоруссиянең Made in Belarus #AgroFood җитештерүчеләренең беренче виртуаль күргәзмәсе 2020 елның 16 июнендә эшли башлаячак һәм Белоруссиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендәге алдынгы предприятиеләре продукциясен тәкъдим итәчәк. Чара Made in Belarus Online виртуаль махсуслаштырылган күргәзмәләр сериясен ачачак, ул сәнәгатьнең төрле тармакларына багышланган һәм дөньяның төрле төбәкләрендә эшлекле даирәләргә Белоруссия продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдир итүгә юнәлдерелгән.
Күргәзмә Белоруссия предприятиеләренең виртуаль стендларыннан торган интерактив экспозициядән торачак. Һәр стендта продукциянең виртуаль үрнәкләре, видеороликлар, эшлекле тәкъдимнәр урнаштырылачак. Стендларга килүчеләр шәхси видео-сәламләү белән таныша һәм предприятие вәкиле белән текст чаты аша аралаша алачаклар. Барлык мәгълүмат рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителәчәк.
Agro павильонында авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, авыл хуҗалыгы өлкәсендә технологияләр һәм эшләнмәләр, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары күрсәтеләчәк, Food павильоны азык-төлек һәм эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә кысаларында Халыкара аграр онлайн-форум узачак, анда төрле илләрдән дәүләт органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы һәм тышкы сәүдә өлкәсендәге агымдагы вәзгыять буенча фикер алышу булачак.
Күргәзмәдә булу татарстанлылар өчен бушлай һәм мәҗбүри теркәлү булып тора.