«Хәтер һәм Дан елы» дип игълан ителү уңаеннан, "ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Югары Осланда яшәүче тыл хезмәтчәне Федина Анастасия Николаевнага бардылар.
Ветеранга йорт яны участогын тәртипкә китерергә һәм грунтка яшелчә һәм бакчалы тамыразыклар үсентеләрен утыртырга булыштылар.
Барлык эшләр дә Анастасия Николаевнаның сизгер җитәкчелегендә башкарылды.
Сугыш ветераны башкарылган эштән канәгать калды һәм ярдәмчеләргә Рәхмәт белдерде