Республиканың салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү 11.06.2020 гә кадәр туктатылды

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым инспекцияләрендә гражданнарны шәхси кабул итү 2020 елның 11 июненә кадәр туктатылуын хәбәр итә.

Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын, субсидияләр бирү өчен гаризаларны инспекцияләрдә бокслар аша тапшырырга мөмкин. Мөмкин булган мәсьәләләрне дистанцион хәл итү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук кәгазь корреспонденцияне почта аша да җибәрергә мөмкин.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International