15 июньнән Россия Федераль салым хезмәте шәхси кабул итү өчен салым инспекцияләрен ача. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Салым хезмәтенә алдан язылу буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
1 июньнән «инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» сервисы ярдәмендә яки 8 (800) 222-22-22 телефоны буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәге аша язылырга мөмкин.
Федераль салым хезмәте салымнар буенча күпчелек мәсьәләләрне читтән хәл итәргә мөмкин, дип искәртә. Хезмәт сайтында 50дән артык онлайн-сервис бар. Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен һәм дәваланган, укыган яки күчемсез милек сатып алган өчен салым тотып калынган акчаны алу өчен документлар җибәрергә, бюджет белән чагыштыру үткәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәте искә төшерә, салым органына килгәндә, Россия Федерациясе субъектында кабул ителгән кагыйдәләр нигезендә, шәхси саклану чараларын йөртү мәҗбүри.