Бүген Макыл терлекчелек комплексы базасында терлекчелектә җитештерү процесслары белән идарә итүнең цифрлы технологияләрен гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Әлеге комплекста гамәлгә кертелгән программалар турында "Красный Восток Агро" АҖ генераль директоры Ирина Вәлиева җентекләп сөйләде.
Бүгенге көндә комплекста көтүлекләр белән идарә итү процессын автоматлаштыручы "AlPro" программасы уңышлы эшли. Предприятиенең бу елга планнарында "DelPro"ашату белән идарә итү программасын гамәлгә кертү планлаштырылган.