Бүген, 4 июнь көнне Югары Ослан муниципаль районы Советының актлар залында Югары Ослан районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы булды.
Вилен Касимов-Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы һәм Гөлфия Абдуллина-Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге начальнигы район мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә физик һәм юридик затлардан бюджеттан тыш акчалар алу һәм тоту турында хәбәр иттеләр.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Надежда Скареднова комиссия әгъзаларына һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча ТРда җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә күзәтү ясады.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.