Гаризалар кабул итү пунктлары

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 5 июненнән Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен үткәргәндә тавыш бирү турында гаризалар (ППЗ) кабул итү пунктлары үз эшен башлаячак:

– 5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау комиссиясе бинасында эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә-8.00 дән 13.00 гә кадәр);

- 5 июньнән 21 июньгә кадәр гаризаларны кабул итү шулай ук Югары Ослан авылындагы КФҮ бинасында (күп функцияле үзәк) үзәкнең эш графигы буенча башкарылачак.

- 16 июньнән 21 июньгә кадәр участок сайлау комиссияләренә эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр  тавыш бирү турында гаризалар кабул итү мөмкин булачак.
ППЗ урнашкан урын һәм гариза бирү тәртибе турында өстәмә мәгълүматны Югары Ослан районы территориаль сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International