Депутатлар Татарстан Республикасы Президентының гаризасын карадылар

2020 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә район Советының чираттагы илле сигезенче утырышы узды.

Утырыш эшендә район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, бүлек башлыклары, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, район прокуроры урынбасары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә карата керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тулы булмаган (дөрес булмаган) белешмәләр бирү белән бәйле рәвештә дисциплинар җәза куллану турындагы гаризасы каралды.

Салават Рәхимов үз чыгышында муниципаль вазыйфаларны биләүче хезмәткәрләр һәм затлар тарафыннан тулы һәм дөрес белешмәләр бирү бурычын, шулай ук коррупциягә каршы законнар белән билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны тайпылышсыз үтәү кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International