Башкарма комитет һәм республика ведомстволарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем үз эшен дәвам итә. 1-4 июнь көннәрендә Шеланга, Түбән Ослан, Ключищи авылларында сәүдә объектлары буенча рейдлар үткәрелде. Рейд кысаларында гражданнар тарафыннан шәхси саклану чараларын (битлек, перчаткалар) куллану өлешендә бозулар ачыкланмады.