Югары Ослан муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хурматуллина, тышкы муниципаль финанс тикшерүе органы буларак, КСП вәкаләтләрен тормышка ашыру кысаларында, Октябрь авыл җирлеге башкарма комитетында бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан файдалану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында гамәлгә кую һәм бухгалтерия документлары, салым хисабы өйрәнелде, Башкарма комитетка беркетелгән мөлкәтне инвентаризацияләү үткәрелде. Муниципаль милекне нәтиҗәсез файдалану һәм бухгалтерлык исәбен бозу очраклары ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм ачыкланган бозуларны билгеләнгән срокта бетерү турында күрсәтмә бирелде.