Социаль хезмәткәрләр көне белән!

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле районыбызның социаль хезмәткәрләре!
      
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезнең ярдәм белән дөнья яхшырак, матуррак һәм мәрхәмәтлерәк. Бүгенге көндә Сезгә хас булган тырышлык, намуслылык, ягымлылык, сизгерлек, кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер тору, аларның һәркайсы белән дөрес итеп аралаша белү кебек сыйфатлар бик зур кыйммәткә ия.
      
Социаль хезмәткәр – ул дөньядагы иң кирәкле  һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә һөнәри бәйрәмегез Сезгә авыр, ләкин изге эшегездә  көч һәм бетмәс-төкәнмәс энергия алып килсен! Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ихлас күңел җылысын бүләк итүдән, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузудан канәгатьлелек алып, алга таба да матур хезмәт итүегезне теләп калам.

Ак бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Юлыгызны гөлләр бизәсен.
Җир шарының бөтен матурлыгын
Килә Сезгә бүләк итәсе.
Теләкләрнең кайсын теләсәм дә,
Аз булыр күк Сезнең хөрмәткә,
Ходай Сезгә сәламәтлек бирсен -
Мин каламын шушы теләктә!

Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International