"Хөрмәтле коллегалар, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланып эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуына юл куймау буенча чаралар күрүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров аграрийлар тарафыннан басуларны пестицидлар белән эшкәртү буенча таләпләрне һәм регламентларны үтәү киләчәктә кешеләрнең иминлеген һәм умарталарның сакланышын тәэмин итәр, дип ышаныч белдерде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте