«ЯХШЫЛЫК КЫЛ»

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм ТР дәүләт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре профсоюзының ышанычлы вәкиле Лилия Хөрмәтуллина «Игелек кыл»хәйрия акциясендә катнаштылар.

Видеоконференция режимында узган чара ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе тарафыннан социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә оештырылган. Алар адресына котлау сүзләре Татьяна Петровна Ларионова, Лилия Николаевна Маврина һәм Зарипова Эльмира Әмир кызыннан яңгырады.
5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналары социаль яклау өлкәсендә хезмәт куйган күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшыру буенча акция старт алды.

Муниципаль районнарда дәүләт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре Профсоюзыннан һөнәри бәйрәм уңаеннан Чәчәкләр һәм татлы бүләкләр социаль өлкә учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International