Татарстанда фермерларга цифрлы технологияләр кулланып продукция сатуда ярдәм итәргә планлаштыралар

2020 елның 9 июне, сишәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында цифрлы технологияләр нигезендә Татарстан фермерларының азык-төлек продукциясен сату системасын үстерү планлаштырыла. Мәсьәлә буенча фикер алышуда РИВЦ генераль директоры Нияз Хәлиуллин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, «авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Илнур Хәбибуллин, Татарстан Кулланучылар берлеге, фермер хуҗалыклары вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Киңәшмә барышында җитештерелгән продукцияне сатканда фермерлар очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар, алар арасында иң кискеннәре: сатылмаган продукцияне кире кайтару, эре сәүдә челтәрләренә керү кыенлыгы, югары сәүдә өстәмәләре һәм тотрыклы ихтыяҗ булмау.

 «Туган як» проекты аша үз продукцияләрен сатарга теләгән фермерлар компетенцияләр үзәгенә консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International