10 июньдә Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры, «Халык контроле»Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының эшләве буенча ведомствоара комиссия рәисе Хәйруллин Айрат Ринат улы чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская системага кергән гаризаларны карау буенча модераторларның һәм башкаручыларның башкару дисциплинасы турында сөйләде.
Шулай ук рөхсәтсез чүплекләрне бетерү һәм "йортсыз хайваннар" категориясе буенча хәбәрнамәләр үтәлеше турында мәгълүмат тыңланды.
Утырыш эшендә Югары Ослан районы башлыгы урынбасары С.В. Осянин, Башкарма комитетның гомуми бүлеге җитәкчесе А. и. Йосыпова һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Т. В. Наумова катнаштылар.