Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның фермерлар көне белән котлавы

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен фермер көне белән котлыйм!

Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.

Көндәлек хезмәтегез һәм республика халкын табигый фермер продукциясе белән тәэмин итүгә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, югары нәтиҗәләр һәм уңышлы эш телим!

Нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм югары уңышлар телим!

М. А. Җаббаров
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International