Рәссәй көненә багышлаган экскурсия

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Бүген өстәмә белем бирү үзәге бинасында урнашкан Хәтер музеенда яшь армиячеләр өчен экскурсия узды.

Экскурсияне «Безнең хәтер эзләреннән " түгәрәк берләшмәсе педагогы Римма Троицкая үткәрде. Балалар сугыш, сугыш вакытында авыл халкының көнкүреше, район геройлары турында белә алдылар. Шунысы куанычлы, хәзерге технологияләр ярдәмендә экскурсия онлайн режимда алып барылды һәм бөтен районнан килгән башка балалар һәм педагоглар музейга виртуаль рәвештә бару мөмкинлегенә ия булды.

Шулай ук Россия көне һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Римма Сергеевна үзенең шигырьләрен укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International