Иннополис Экспресс

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районында муниципаль заказ буенча пассажирлар һәм багаж ташу, вахта белән ташу белән шөгыльләнүче «Иннополис Экспресс» ҖЧҖ предприятиесе теркәлгән.

Яңа коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш кысаларында чикләү чаралары кертелгәч, предприятие үз эшчәнлеген өлешчә туктатып торырга мәҗбүр булган. Ташламалар кертелгәннән соң, пассажирлар ташу яңадан торгызыла, ләкин кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, предприятие 50% ка йөкләнгән. Үз бизнесларын, эш урыннарын саклап калу өчен, эшмәкәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча федераль чаралардан файдаланды – хезмәт хакын түләүгә процентсыз кредит, шулай ук үз эшчәнлеген яңартуга 2 процент кредит рәсмиләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International