Бу көннәрдә районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 9 һәм 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру буенча чаралар уза. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар аеруча зур дулкынлану белән көтте. Аттестатларны тапшыру тантанасы мәктәпләрдә, кирәкле социаль дистанцияне үтәп, һәр сыйныф өчен аттестатлар тапшыру буенча индивидуаль график нигезендә уза.