Район кешеләре

2020 елның 17 июне, чәршәмбе


Сәлимҗанова Рузинә Абзал кызы 1954 елның 9 апрелендә ТАССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң башлый. 1980 елда Югары Ослан районына күченә.

Безнең район үзәк хастаханәсендә 1990 елдан башлап ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры вазыйфасында эшли башлады.

Эшләү дәверендә Рузинә Абзаловна үзен белемле, югары компетентлыкка һәм эшкә сәләтлелегенә ия, сәламәтлек саклау өлкәсендә яхшы белемнәренә һәм практикасына ия булган буларак танытты.

Рузинә Абзаловна яшь белгечләрнең остазы буларак, коллегалары белән бик теләп уртаклаша. Хезмәттәшләре һәм пациентлар аны югары профессионализмнары өчен генә түгел, ә игелекле, ярдәмчел, һәр мизгелдә кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булулары өчен дә хөрмәт итәләр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International