Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында Бөтенроссия тавыш бирүенә әзерлек

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең һәм террорчылыкка каршы комиссиянең «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында Бөтенроссия тавыш бирү вакытында муниципаль хакимият органнары, сайлау комиссияләре, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзара хезмәттәшлеген оештыру»дигән темага уртак утырышы булды.

Әлеге киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Участок сайлау комиссияләренең эш графигы турында

2. УИК биналарының террорчылыкка каршы якланганлыгы турында. Бюллетеньнәр ташу һәм саклау куркынычсызлыгын тәэмин итү турында.

3. ДНДның «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында Бөтенроссия тавыш бирү " уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашуы турында.

4. "Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында Бөтенроссия тавыш бирү" не әзерләү һәм уздыру чорында полиция эшен оештыру турында.

5. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең «Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында Бөтенроссия тавыш бирү»не үткәрүгә әзерлеге турында.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде, йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International