Быелдан башлап Россиядә Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган рәсми бер минут тынлык булачак. Тиешле карарны ил премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
22 июнь-Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Фашист гаскәрләренең һөҗүм итү датасына, гадәттәгечә, бик күп мемориаль чаралар туры китерелгән. Аларның бер өлеше дә бер минут тынлык белән искә алынды. Шулай ук үз инициативасы белән телеканаллар һәм радиостанцияләр дә тынып торды. Әмма 2020 елда беренче тапкыр Гомумроссия бер минутлык тынлык – катгый һәм тарихи нигезләнгән вакытта узачак.
1 апрельдә тиешле законга ил Президенты Владимир Путин кул куйды, ә хәзер хөкүмәт актларына Михаил Мишустин үзгәрешләр кертте. Әлеге закон проектын үз вакытында керткән депутатлар, аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, әгәр сугыш вакытында һәлак булган совет кешесенә бер минут тынлык игълан ителсә, дөнья 50 елдан артык дәшмәс иде.