Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов район үзәге предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Кереш сүз белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады.
Аннары эш тәртибендә чыгыш ясадылар:
Роман Шәйхетдинов, Сергей Осянин-Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, муниципаль хакимият органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләрнең Гомумроссия тавыш бирүләрен үткәргәндә сайлау комиссияләренең эшенә булышлык итүе турында.