Хөрмәтле авыл халкы!
«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә Югары Ослан авылы Чехов ур., 18 адресы буенча урнашкан Югары Ослан муниципаль районы Советы бинасында Җир һәм торак законнарын видеоконференцэлемтә режимында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Сораулар булу турында алдан (884379) 2-18-36, 2-25-63 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.