Район кырларында терлек азыгы әзерләү эшләре тулы куәтенә бара.
Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр 3693 гектарда чабылган. Азык әзерләүнең төп юнәлеше-сенаж салу. Савым сыерлары булган барлык предприятиеләрдә сенаж салу эшләре бара. Район буенча барлыгы 12083 тонна сенаж салынган, бу кышлату ихтыяҗының 58% ын тәшкил итә. Фермер хуҗалыклары нигездә печән әзерләү белән мәшгуль.
Тыелган печән күләме 1312 тонна тәшкил итә. Азык әзерләгәндә терлек азыгының сыйфатына аерым игътибар бирелә.
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре даими рәвештә терлек азыгына анализлар алып, лабораториядә тикшеренүләргә, азык составындагы туклыклы матдәләрнең составын һәм күләмен билгеләү өчен җибәрелә.