Модульле чаңгы базасы төзелеше дәвам итә

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2020 елда республика программасы кысаларында Ямбулат һәм Татар Борнашы авылларында белем бирү учреждениеләре территориясендә баскетбол һәм волейбол уеннары өчен спорт мәйданчыклары төзелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрлыгы ярдәме белән Югары Ослан авылында модульле чаңгы базасы төзелеше дәвам итә. Объектны төзеп бетерү һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү август ахырына кадәр планлаштырыла.

Район башкарма комитетына ветераннар, спорт хезмәткәрләреннән чаңгы базасын Югары Ослан районының атказанган мәгариф хезмәткәре һәм чаңгы спорты фанаты Александр Иванович Парфилов исеме белән атарга тәкъдимнәр килде.

Район халкыннан әлеге инициативаны хуплавыгызны яки әлеге басмага карата шәрехләрдә исемнең үз вариантын тәкъдим итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International