2017 елдан башлап Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән ставка буенча 1-5% кредит алырга мөмкин.
Әлеге ярдәм чарасы заем акчаларын эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә түгел, хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дә бизнесны үстерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Бер заемчы өчен ташламалы кыска сроклы кредитның максималь күләме 600 млн. сумнан артмаска тиеш.
Татарстанда кече хуҗалык рәвешләре буенча кыска сроклы кредитларга 734,8 млн. сумлык 152 гариза хупланды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте