Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев 2020-2021 елларда ягулык чорына әзерлек буенча район штабының чираттагы утырышын үткәрде.
Киңәшмә кысаларында эксплуатацияләнүче учреждениеләр һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең котельный биналарына әзерлек эшләре планын үтәү, инженерлык челтәрләрен, җиһазларны ремонтлау һәм тикшерү, җаваплы затларны укыту мәсьәләләре буенча докладлары тыңланды, җылылык сезоны башланганчы хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.