РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Югары Ослан муниципаль районының участок сайлау комиссияләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча башлангыч тавыш бирү башланды.

Бүгенге көннән 30 июньгә кадәр район халкы һәм урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирүчеләр үз сайлау участокларында илнең төп Законына кертелгән төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирә алалар.

 Участок комиссияләре 8.00 дән 13.00 гә кадәр йорт яны территориясендә эшли, ә 14.00 дән 20.00 гә кадәр тавыш бирү бинасында. 27-28 июнь ял көннәрендә сайлау участоклары 8.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк


1 июльдә Бердәм тавыш бирү көнендә участок сайлау комиссияләре үз сайлаучыларын 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр көтәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International